Бу көннәрдә Бельгиянең Льеж шәһәрендә Россия азык-төлекләре кибете ачылды. Тарихи илләреннән читтә яшәүче ватандашлар шатланып «балачак хатирәсе» булган ризыкларны алырга ашыга.
Башлап җибәрүчеләр һәм хуҗалар булып, Льежда яшәүче берничә татар гаиләсе санала. Шуңа күрә десерт сайлаганда алар басымны милли эшләнмәләргә ясый. Мисал өчен, хәләвә, чәк-чәк, ширбәт һ.б. Бельгиядә дистә тирәсе рус кибете бар. «Market plus» ит һәм колбаса эшләнмәләре «хәләл» стандарт буенча әзерләнеп, сертификатка ия булуы белән аерылып тора. Льеж — Бельгия Корольлегендәге мультимәдәни шәһәрләрнең берсе. Биредә төрле илләрдән булучылар гомер итә. Аларның күбесе ислам гореф-гадәтләре буенча яши. Алар өчен, әлбәттә, итнең ничек әзерләнүе бик тә мөһим.
Кибетнең бәйрәмнәр алдыннан ачылуы юкка түгел. Рус телле халык яраткан ризыгын ала, ә бельгиялеләр алар өчен экзотик булган татар ашханәсенең «йөзек кашы» «chak-chak» тәмен татып карый алачак.
Чыганак: Лилия Вәлиева, МА «Татар-информ»
Материал zurkazan.ru сайтыннан тәрҗемә ителде.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры