Казахстанның «Хәләл индустрия» Ассоциациясе җитәкчесе Марат Сарсынбаев «Сөләйман» мәчетендә булды. Биредә күрмәүчеләр өчен эшләүче Тернәкләндерү үзәге урнашкан. Мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов аны әлеге Үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды. Кунак тулай торакны, компьютер бүлмәсен, китапханә, тренажер залын карап чыкты. Китапханәдә Марат Сарсынбаевка күрмәүчеләр өчен булган нәшрият үзәге «Нур» чыгарган китаплар күрсәтелде. Илдар хәзрәт сукырларга бастырылган китаплар һәрдаим Казахстандагы шундый ук Тернәкләндерү үзәге «Зәм-зәм»гә җибәрелеп торуын әйтте.
Эшчәнлек белән танышканнан соң Казахстан кунагы укытучылар составы белән танышты. Аларның күбесе күрмәүче кешеләр тәшкил итә.
Марат Сарсынбаев Илдар хәзрәт белән аралашу вакытында аңа хезмәте өчен рәхмәтен белдерде, үзен болар барысы да нык тетрәндергәнен һәм Казахстанга бары яхшы тәэсирләр генә алып китәсен әйтте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры