9 яшьтән 15 яшькәчә булган малайлар рухи яктан тәрбияләү лагере булган «Изге Юл» лагерена килә ала. Лагерь кышкы каникул вакытында: 02.01.2012 дән 10.01.2012 көннәрдә Кабан арты мәчете-мәдрәсәсе территориясендә эшләячәк. Кабул итү 25 декабрьгә хәтле бара. +7 927 671 96 99 телефонына шылтыратырга мөкин.
Чираттагы кышкы мөселман лагере «Изге Юл»ны Росия ислам университеты белән берлектә «Исхак хәзрәт» исемендәге Милләтара мәдәни-агарту үзәге оештыра. Ул Һади Такташ урамы, 28 йорт адресы буенча урнашкан, Кабан арты мәчетендәге мәдрәсә бинасында эшләячәк. Балалар ялы мавыктыргыч шөгыльләргә бай булачак. Биредә РИУның махсус әзерәнгән шәкертләре ял итүчеләргә ислам нигезләрен аңлата, Коръән укыту серләренә төшендерә, гарәп язмасын өйрәтә алачак. Эш рухи-әхлакый тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү юнәлешендә барачак. Лагерь азагында имтиханнар да үткәрелеп, балаларга «Изге Юл» кышкы мөселман лагеренда дини белем алганлыкны раслаучы сертификатлар тапшырылачак. Һәм һәрберсенә истәлекле бүләкләр таратылачак, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Аллаһ бу проектны тормышка ашыручылардан риза булсын һәм балаларыбыз дини белемнәр дә алып үссен иде.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры