Башкортстан территориясендә мөселман бәйрәмнәре: Корбан гаете һәм Ураза гаете ял көне, дип хисапланачак. Бүген Россия Федерациясенең Югары Суды президиумы Башкортстанда гает көннәрен ял көне итеп раслады.
Җөмһүрият советы вәкиле фикеренчә, Россия Федерациясе законы дин тоту иреген гарантияли һәм дини бәйрәмнәрне ял көннәр итү каралган.
Судка ике гаетне ял көннәре итеп тану теләге белән мөрәҗәгать иткән Башкортстан гражданины вәкиле сүзләренчә, закон аның гына хезмәткә булган хокукын түгел, ә Башкортстанда яшәүче кайбер кешеләрнекен дә боза. «Корбан һәм Ураза гаете ике иң зур бәйрәмнәр: хаҗ һәм ураза тәмамлану белән бәйле, шулай булгач бу бәйрәм итүгә сәбәп булып тора», — ди.
Алдан Россия Федерациясенең Югары Суды Уфа кешесенең, гает көннәрендә ял итү законга каршы килә, дигән дәгъвасына карап, гает көннәрен эш көне иткән иде.
Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен ял көне итеп тану Башкортстанда 1992 елдан ук гамәлдә, дип хәбәр итә IslamNews.ru.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры