Татарстан мөфтие Казахстан «Хәләл индустрия»се Ассоциациясе җитәкчесе белән очрашты
Кичә Татарстан Диния нәзарәтендә мөфти Илдус хәзрәт Фәизов Казахстан «Хәләл индустрия»се Ассоциациясе җитәкчесе Марат Сарсынбаев белән очрашты.
Очрашуда Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты җитәкчесе Динар Садыйков катнашты. Биредәгеләр хәләл азык-төлек базарындагы хәл хакында сөйләште, тәҗрибәләр белән уртаклашты, киләчәктә хезмәттәшлек итәргә килеште.
Моннан тыш, Татарстан «Хәләл» Комитеты белән Казахстанныкы, бирелә торган шәһадәтнамәләрнең бер-берләре тарафыннан кабул ителүен, ягъни дөрес дип табу турындагы килешүгә кул куюга сөйләште. Моның ярдәмендә Татарстан «Хәләл» комитетыннан шәһәдәтнамә алган, Россия җитештерүчеләре Казахстан террирориясендә дә үзенең хәләл азык-төлеген сата алачак, ә казахстанлылар Россия җирендә моны тормышка ашыра алачак. Моның хакында Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры