Үткән шимбәдә «Рәйхан» кафесында «Апрель» тернәкләндерү үзәгендәге балалар, аларның әти-әниләре һәм «Сөләйман» мәчетендәге күрмәүчеләр өчен эшләгән тернәкләндерү Үзәгендәгеләргә бәйрәм чарасы оештырылды. Оештыручылары: «Три кита» компаниясе директоры Раилә Сабирова булышлыгында «Ярдәм» Милли хәйрия фонды иде. Кунакларга ресторан тәм-томнары һәм Татарстанның халык артисты Руслан Бахадур, Татарстанның атказанган артисты Илшат Вәлиев, ислам мөнәҗәтләрен башкаручы, РИУ укытучысы Ильяс Халиков катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.
«Чарабызның максаты кешеләр җыю гына түгел, ә аларга аралашу, ял итү өчен шартлар тудыру, — ди чараның җитәкчесе, — аларның үзләрендә башка кешеләрнең ярдәмен, кайгыртуын тоюлары мөһим. Чөнки кайберләре айлар буена йортларыннан чыкмый.» «Ярдәм» Милли хәйрия фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлев белдерүенчә: «Фонд булдыра алганча еш мондый чаралар үткәрергә тырыша. Бу балаларга әйләнә-тирәдәгеләрнең йөрәк җылысын тоеп яшәү, үзләренең ялгыз түгеллекләрен аңлау бик тә мөһим. Сабыйларның безнең очрашулардан киткәндә күзләре бәхеттән балкый. Ә бу безнең өчен иң зур бүләк булып тора».
«Кешеләрнең читләр проблемасына битараф булмавын күрү күңелле, — ди бер баланың әнисе — Наилә апа, — балаларыбызга мондый мөмкинлек бирүләренә, һәрдаим булышып торуларына чын күңелдән шатланабыз. Безнең сабыйларга мондый көннәр иң бәхетле көннәрнең берсе булып тора!»


Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры