Пензаның педагогика университеты студентлары диннәр өйрәнү кысаларында, өлкә чикләреннән чыкмыйча, мөселман дөньясына чумды. Бу көннәрдә Средняя Елюзань (Урта Илүзән) авылында Пенза дәүләт педагогика университеты студентлары өчен экскурсия үтте. Аны мөселманнар Бердәм диния нәзарәте үткәрде.
Алдан ук студентлар сүзләренчә, алар Казанга килергә теләде. Тик соңрак Пенза өлкәсенең дә үзенең ислам башкаласы — Россиядәге иң зур татар авылы барлыгын искә төшерделәр.
Укучылар биредәге гомум белем бирү мәктәбендә, якшәмбе көнне укулар үткәрә торган мәчеттә, китапханәдә булды. Ислам дине тарихы әдәбияты белән танышты.
Пенза өлкәсе мөфтие Ислам хәзрәт Дашкин студентларга ислам нигезләре турындагы лекция укыды. Кунаклар, үз чиратларында, күп сораулар биреп активлык күрсәтте, лекция акрын гына аралашуга кайтып калды. Булачак укытучыларны сөнниләр һәм шиитлар арасындагы аерма кызыксындырды. Алар ислам гореф-гадәтләре турында, мөселманнарның аларны үтәүләре һәм башка мәсьәләләр хакында хәбәрдар булды.
Билгеләп үтү кирәк: студентларның авылда мондый экскурсия үтүе беренче тапкыр, дип хәбәр итә Ансар.ру.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.