19 декабрьдән 31 кадәр Саратовта «Чишмә» («Родник») мөслимәләр оешмасы оештырган «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия акциясе үтә.
Акция барышында катнашучыларга 4 балалар йорты һәм интернатларына, тупланган бүләкләрне тапшыру, шулай ук церебраль паралич авырулы 20 баланы хәлен белү бурычы йөкләнгән.
Барлык битараф булмаучы, киң күңелле кешеләрне оешма проектта катнашырга чакыра.
"Бергәләп без ата-ана назыннан мәхрүм булганнарга, тормышларында кыенлыкларга очрап, интернатларда тәрбияләнүчеләргә ярдәм кулы суза, үзләрен бәхетлерәк тоюда сәбәпче була алабыз. Ә ярдәм итүне төрлечә башкарырга була: бер елмаеп, бүләк биреп, матди булышлык күрсәтеп, алар өчен вакытыңны сарыф итеп, игътибарыңны күрсәтеп», — дип саный проекны алып баручылар.
Мондый акцияләрнең үткән сериясе Ураза бәйрәменә багышланган иде. Биредә авыру һәм наздан мәхрүм ителгән балаларның хәлен белүнең мөһимлеге аңлатылды. Искә төшерик «Чишмә» («Родник») вәкилләре Саратовның балалар бакчалары һәм интернатларында булды, Рамазан ае дәвамында җыелган уенчыклар, канцтоварлар сабыйларга тапшырды.
Барлык сораулар белән Татарская 19/12 адресы буенча урнашкан «Чишмә» оешмасына 25-68-84 телефонына шылтыратырга мөмкин, дип хәбәр итә Саратов өлкәсе Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.