2011 елның 14 декабрендә Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә яшьләр оешмалары, администрация вәкилләре һәм хакмият структуралары арасында «Сәламәт Бөгелмә» исеме астында түгәрәк өстәл үтте. Әлеге чараны Бөгелмә шәһәрендәге «Алтын урта» яшьләр оешмасының яшьләр филиалы оештырган. Түгәрәк өстәлдә төрле яшьтәге, төрле өлкәдә эшләүчеләр катнашты, барысын да бер максат — Бөгелмәлеләрне алкоголизм һәм наркомания кебек афәтләрдән чистарту — берләштерде.
Түгәрәк өстәл барышында кызыклы гына чыгышлар ясалды, уку-укыту, тәрбия, әхлак кебек мөһим әйберләргә басым ясалды. Шулай ук яшьләр арасындагы җинаять эшләренең статистикасы да аерым каралып үтте. Түгәрәк өстәл ахырында шәһәрдә, районда яшьләр өчен җитәрлек ял итү урыннары, спорт комплекслары оештырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры