Уфа мөселманнары ярымшәрә кызлар рәсеме белән эленгән эчке кием һәм фитнес-үзәкләрне рекламалаучы такталарга канәгатьсезлек белдерә.
«Ислам күзлегеннән карасак, үзеңне оят җирләреңне күрсәтү тиеш түгел. Бары тик йөз, ике кул табанны гына күрсәтү ярый. Без, беренче чиратта, моны күрергә тиеш булмаган балигълыкка җитмәгәннәр һәм мөселманнар турында уйлыйбыз», — дип белдерде Бошкортстан җөмһүрияте Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Марат Адзитаров. Аның сүзләрен «Комсомольская правда» газетының шәһәр чыгарылышы китерә.
Әдәпкә каршы килгән реклама булып, шәһәр үзәгендәге: «Яхшы кәеф өчен безгә рәхим итегез» — дигән һәм янәшәдә исерткеч рәсеме куелган язу да санала.
«Моннан исерткеч эчемлекләр кешенең кәефен күтәрә, дигән фикер килеп чыга. Мондый әйберне пропагандалау катгый тыелырга тиеш. Бигрәк тә ерак түгел мәктәп урнашкан», — дип ризасызлык белдерә мөфтият вәкиле.
Җөмһүриятнең монополиягә каршы хезмәте якын арада бу мәсьәләләрне карыячагын һәм инде Яңа елга үзенең җавабын бирәчәген белдерде. Шулай да әлегә реклама такталары язмышы хәл ителмәгән булып кала, дип хәбәр итә Интерфакс.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.