Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты Комитеты быел 9 кафе һәм 1 ресторанга сертификат бирде. Шул рәвешле, Комитет аларда хәләл ризык икәнлекне гарантияли. Һәрбер кафега яки ресторанга Комитет тарафыннан, әзерләнәсе ризыклары хәләл, дигән «Шәһадәтнамә» тапшырылган. Шулай ук кафеда әзерләнәсе ризык өчен азык-төлекләр китерүчеләр дә катгый контрольдә тотыла.
Хәләл кафе һәм рестораннар исемлеге Комитет сайтының «Сертификатка ия булган оешмалар исемлеге»ндә күрсәтелгән.
Соңгы арада башкалабызда бик күп кафелар, рестораннар үзләрен хәләл дип тәкъдим итеп, хәләл меню китерә. Ләкин, кызганычка, бу кафе, рестораннарга китерелгән азык-төлекне берәү дә үз контрольлегенә алмый. Шуңа күрә, Комитет җәмәгатьчелеккә игътибарлы булырга һәм Комитеттан тапшырылган «Шәһадәтнамә»не күрсәтүләрен таләп итәргә куша.
Түбәндә хәләл-менюга ия булып, шәригать кануннары буенча әзерләнгән ризыкны гына тәкъдим итүче ресторан һәм кафелар исемлеге китерелгән:
«Азу» кафесы, татар ашханәсе
«Рәйхан» кафесы, Аурупа һәм Япон ашханәсе
«Дархан» кафесы, үзбәк ашханәсе
«Сабрина» кафесы, шәрык ашханәсе
«Roll-house» кафесы, Япон ашханәсе
«Япон ашханәсе» кафесы
«Киш-миш» кафесы, шәрык ашханәсе
«Рубаи» ресторана, үзбәк ашханәсе чәйханәсе
«Dream кафе», Аурупа һәм Япон ашханәсе.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.