7 декабрь, чәршәмбе кичендә К. Насыйри урамы 17 йорт адресы буенча урнашкан Мәрҗани мәчетендә мөслимәләр өчен атна дәвамына сузылачак тренинглар башланды. Кичә исә кереш лекцияне Әл-Әзһәр универитетын тәмамлаучы, РИУ укытучысы, фикһ белгече Габдерахман Наумов укыды. Ул кеше тормышында Аллаһка ышанып яшәүнен никадәрле мөһим булуын ассызыклады. "Хәзерге заман кешесенең хатасы — Аллаһны танымыйча яшәүдә. Ул үзе уйлап тапкан җиһазлар чолганышында яшәп, табигатькә, әйләнә-тирәгә игътибар итәргә теләми. Шул сәбәпле Яратучы белән элемтәсен өзеп, гафләттә яшәвен дәвам иттерә, — диде ул.
Мондый лекцияләрнең хәзерге заман мөселманнары тормышында әһәмияте зур. Алар хәзерге җәмгыятьтә җайлашырга, үз урыныңны табарга ярдәм итә.
Мәрҗани мәчетендәге трениглар бер атна дәвамында барачак. Киләсе атнаның сишәмбесе соңгы көн була. Биредә мөслимәләргә яулык бәйләү, кулинария, косметология, бала тәрбияләү, психология һ.б. кызыклы мастер-класслар оештырыла.
18.00дә башланып, 21.00 хәтле барган мастер-класслардан соң оештыручылар мөслимәләрне чәй табынына дәшә.
Теләге булган һәр кеше бирегә килә ала.
Белешмәләр өчен телефон: 8-965-590-4084.


Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.