Чарага «Маякчык» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар җәмгыятенә керүче балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, Спас муниципаль районының Балалар иҗат үзәгендә «Маякчык» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар җәмгыятенә керүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.
Очрашуның программасы бик бай иде: уеннар, котлаулар, җырлар, шигырьләр, конкурслар. Аларның барысында да балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Әтиләр, мисал өчен, елый торган баланы биләүгә биләп күрсәтте, әниләр кызыклы шигырьләр сөйләде, әби-бабайлар исә рәссамчылыкта көч сынашты. Балалар исә пазллардан картиналар җыйды.
Чара барышында Болгар 2 нче урта мәктәбенең логопед-дефектологы Галина Макарова ата-аналар белән тренинг та оештырды. Бу вакытта балалар волонтерлар белән бергә котлау открыткалары эшләде.
Бәйрәм табын артында дәвам итте. Балаларга, инвалидлар көне уңаеннан, районның ЮХИДИ бүлеге бүләкләр тапшырды.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры