Татарстан Республикасы мәктәпләре сайтлары арасында бәйге башланды. Быел ул бишенче мәртәбә үткәрелә.
Бәйге 5 декабрь көнне башланып китте һәм гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу көннән алып инде гаризалар кабул ителә башлады, конкурс үзе 3 этаптан тора:
I этап: 10-16 гыйнвар көннәрендә бәйгегә килгән гаризалар кабул ителеп алына. Әлеге этапта бәйге таләпләрен канәгатьләндермәгән барлык гаризалар төшерелеп калдырылачак.
II этап: Интернет-фестиваль рәвешендә үткәрелгән әлеге этапта бәйгегә кабул ителгән сайтлар турында интерактив фикер алышу булачак.
III этап: Интернет-фестиваль нәтиҗәләрен дә исәпкә алып Жюри бәйгенең җиңүчеләрен билгели һәм тантана рәвешендә җиңүчеләрне бүләкләү оештырыла.
Бәйгедә мәктәп сайтлары да, мәктәп укытучыларының сайтлары да катнаша ала (мәктәптән максимум 2 интернет-проект!).
Бәйге турында тулырак мәгълүматны әлеге яңалыкка беркетелгән Нигезләмәдән ала аласыз.
Уңышлар теләп калабыз!
Чыганак: "Белем.ру"

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры