Кыргызстанның Югары мөфтие Чубак ажы Җәлилов, илдә кәләшләрне урлау белән бәйле хәлләрне шәрехләп, мондый гамәлләр кылучыларны җәзага тартырга кирәген белдерде, дип хәбәр итә «Knews.Kg».
«Ислам кануннары буенча, хайван урлаган өчен угърының кулын кисәләр, ә кешене урлаган өчен җәза катырак булырга тиеш. Минем көчемнән килсә, кәләшләрне урлаучыларга үлем җәзасы бирер идем. Кешене урлау — бу аның хокукларын бозу, хөрмәт итмәү. Исламда кәләш урлаган өчен җәза күрсәтелмәгән. Җирле имамнар мондый «кияү»ләрне җәзага тартырга тиеш», — дип җиткерә мөфти сүзләрен интернет-басма.
Кыргызстан мөселманнарының башлыгы, хәзерге вакытта җөмһүриятнең имамнары тарафыннан яшьләр арасында агарту-аңлату эшләре алып барыла. Аларга ислам нигезләре белән беррәттән, гаилә төзү кагыйдәләре дә аңлатыла. Яшь егетләргә кәләш урлау ислам буенча дөрес түгеллеген төшендерәләр, дип хәбәр итә Ислам в СНГ.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры