Мәскәүнең Троекуровский зиратында үткән атнаның азагында ветераннар истәлегенә багышланган тантана үтте.
Шәһәр хакимияте тарафыннан биредә яшь чакларында батырларча илебезне саклаганнарны күмү өчен урын билгеләп бирелгән.
Чарага яшьләр дә, ветераннар да җыелган иде. Бүгенге оныклар тынычлыгыбыз сагында башларын салганнарны искә ала, исәннәренә хөрмәт күрсәтә. Без ветераннарыбыз белән горурланабыз. Яшьләребез аларның батырлыгын хәтердә тота.
Мөселманнар Ватаныбызны дошманнардан саклап көрәшкәннәр өчен Аллаһка дога кыла. Без ветераннарга сәламәтлек, хөрмәтле булуларын, янәшәдә булучыларыннан мәрхәмәт, изгелек күрүләрен, калган гомерләрен алар белән бергә тынычлыкта, иминлектә яшәүләрен телибез.
Чарада мөселманнардан Рәсәйнең Аурупа өлешенең Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин һәм урынбасар Таһир хаҗи Галләмов катнашты, дип хәбәр итә muslim.ru.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.