2011 елның 9, 10 һәм 27 декабрьләрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Ркаил Зәйдулланың «Яңа татар пьесасы»- 2010 конкурсында Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган «Үлеп яратты» дип исемләнгән пьесасын сәхнәләштерә. Халкыбызның горурлыгы булып торган Мөхлисә Буби — татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый. Иман ныклыгы, кылган гамәлләре белән дә бары тик горурлык хисләре генә тудыра ала торган тарихыбызның легендар хатын-кызы Мөхлисә Буби язмышына сәнгать һәм каләм әһелләренең мөрәҗәгать итүе — милләтебез һәм динебез өчен зур алгарыш.
Спектакль тарихи шәхесләребезгә, динебезгә карата горурлык хисләре тәрбияли, әлеге олуг затларыбыз салган иманлы юлны, рухи ныклык үрнәген киләсе буыннарда да лаеклы рәвештә дәвам итәргә чакырып кала, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры