Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Президент каршындагы инвалид эшләре буенча комиссиянең беренче утырышы үткәрелде. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов алып барды.
«Мөмкинлек бирүче мохит» («Доступная среда») дигән программа нигезендә оештырылган видеоконференциягә министрлар, Татарстанның төрле районнарыннан җыелган җитәкчеләр, инвалидлар белән эшләүче оешма вәкилләре килгән иде.
Бу беренче утырышта шулай ук Казандагы «Сөләйман» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов та катнашты.
Биредә сүз зәгыйфь кешеләрнең мәнфәгатьләренә йөз белән борылу, аларга җәмәгать транспортында, башка урыннарда уңайлыклар тудыру турында барды. Әлеге комиссия үзенең эшен киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.