Киевта беренче мәчетнең тантаналы ачылышы 2 декабрь көнне була.
Мәчет 3 мең мөселман өчен әзерләнгән. Тантанада Украина мөфтие Әхмәд Тәмим, Чечня мөфтие Солтан Мирзаев, катнашачак, дип хәбәр итә «Ислам и общество» сайтына таянып «Интерфакс».
Мәчетне торгызу этаплап барды, шәһәрнең мөселманнары биргән акчаларына төзелде. Инде төзелешнең беренче өлеше башкарылганнан соң, 1998 елдан һәр җомгада һәм гаетләрдә намазлар үткәрелде.
2000 елда гөмбәздә ярты ай рәсеме куелды. Һәм шул көннән гыйбәдәтханә ишекләрен ачты.
2004 ел азагында Киев хөкүмәте өстәмә җир бирде һәм тулы ислам комплексы төзүгә рөхсәт бирелде. Монда мәчеттән тыш Украина Диния нәзарәте идарәсе, мәдрәсә һәм манара керде.
Мәчетне салуга беренче омтылышлар Ураина территориясендә 1897 елда кабул ителгән иде. Шул заманның мөселманнары Тынычлык урамы 5 йорт буенча Киевтә намаз уку йорты гына ача алды.
1913 елда Гоголь урамы 29 йорт адресы буенча мәчетнең нигезе салынды. Ләкин төзелеште планлаштыру беренче Бөтендөнья сугышы һәм аннан соң булган сәбәпләр аркасында булмады.
Киләсе омтылыш 1991 елда булган иде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.