Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның 1 декабрендә Казан мөхтәсибәтендә Казан имамнары һәм имам-хатыйбларының чираттагы җыелышы үтте. Үткәрелгән чарада Республикабыз Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Татарстан президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы урынбасары Илнур Гатауллин, башкала казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, төньяк көнбатыш регионы казые Сөләйман хәзрәт Зарипов катнаштылар.
Илдус хәзрәт Фәйзов катнашучыларны шәһәребездәге дини эшчәнлек белән таныштырып үтте, имамнарны борчыган сорауларына җавап бирде.
Корбан гаетен шәһәребездә тиешле дәрәҗәдә оештырганнары өчен, Ирек Арсланов Шәһәр администрациясе исеменнән дин әһелләренә рәхмәтен җиткерде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.