2011 елның 30 ноябрендә Казанның тәрбия бирү колониясендә балигъ булмаганнар өчен Оештыручылар советы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Диния нәзарәтенең беркетмә бүлеге Илшат Насыйбуллин, Диния нәзарәтенең җәза бирүне башкару федераль хезмәте буенча бүлек җитәкчесе Айрат хәзрәт Зарипов, Татарстан буенча җәза бирүне башкару федераль хезмәте идарәсе Дәүфит Хәмәдишин, Казанның социаль карамактагы балаларны яклауда төзәтү колонияләрен күзәтү буенча прокурор урынбасары Равил Шәмсетдинов, Татарстанның Иҗтимагый палата вәкилләре, белем бирү, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре Министрлыгы, Епархиаль идарә вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Утырышта 2011 елга нәтиҗәләр ясалды, 2012 гә эш планы каралды. Шулай ук Оештыру советының яңа составы билгеләнде.
Хәзерге вакытта колониядә 16дан 19 яшькә чаклы 82 яшүсмер бар. Утырыштан соң Диния нәзарәте вәкилләре ирекләреннән мәхрүм ителгән мөселманнар белән очрашып, ислам нигезләре буенча сөйләшү уздырды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры