Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге мөслимәләр өчен "Энҗе» дип исемләнгән кул эшләре бәйгесе оештыра. Бәйге күргәзмә-сату формасында үтәчәк.
«Кул эшләнәмәләреннән ясалган иң уңышлы, оригиналь композицияне кыйммәтле бүләк көтә. Моннан тыш, күптөрле номинацияләрдә истәлекле бүләкләр биреләчәк. Сатылмый торган әйберләр арасында да аерым бәйге булыр дип планлаштырабыз», — ди оештыручылар.
Хенд-мейд күргәзмә көне дәвамында күптөрле мастер-класслар оештыру да каралган. Скрапбукинг, декупаж, квиллинг, психология, макияж һәм башка темаларга мастер-классларда катнашу түләүсез булачак.
Шулай ук биредә мөслимәләр өчен киемнәр коллекциясен тәкъдим итү дә каралган.
Әлеге чарада кул эшләнмәләрен тәкъдим итү, үз композицияң белән катнашу өчен түбәндәге заявканы тутырып җибәрергә кирәк:
ФИО:
Адрес:
Элемтә өчен телефон:
Кул эшләнмәләренең төре:
Композициянең исеме:
Җитәкче (булса):
Заявкалар 2011 елның 6 декабренә хәтле dummol@inbox.ru адресына кабул ителә, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Белешмәләр өчен тел: 264-61-58.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры