30 ноябрь 13.00дә Г. Камал Татар дәүләт Академия театрында Әниләр көне кысаларында «Букет для мамы» — «Әниемә чәчәк бәйләме» республика акциясе үтә. Чарага җөмһүриятебезнең күп балалы һәм асрамага бала алган гаиләләре, шулай ук нефтьчеләр, нефтехимиклар, машина төзүчеләр, укытучылар, табиблар династиясе дә чакырылган.
Катнашучыларга Татарстанның хезмәт, шөгыльлек һәм социаль яклау Министрлыгы күзәтүендәге балалар приютларында тәрбияләнүчеләрнең үз куллары белән ясаган хезмәтләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Чара барышында бала тудырып, аларны намус белән тәрбия иткән 7 күп балалы ананы «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләклиячәкләр.
Ана кешеләрне бар яклап хуплау, күп балалы гаиләләрнең саны артуы — дәүләттә социаль сәясәтнең төп юнәлеше булып тора. Бүген җөмүриятебездә 70 меңнәнә артык гаилә тәрбияләүче 2178 гаилә бар. 897 гаиләдә 5-7, 57 гаиләдә 8-10 бала үсә. Ә Чаллы шәһәрендә 11 бала тәрбия кылучы 6 гаилә яши, дип хәбәр итә җөмһүриятебезнең массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат агентлыгы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры