«Яндекс»тан алынган чыганакларга караганда, Калининградта теракт эшләргә омтылуда шикләнүче кеше кулга алынган. Калининградның 20 яшьлек кешесе башка диннәрне күрә алмау сәбәпле, Көньяк паркта урнашкан төзелеп килүче мәчет янында шартлау оештырырга омтылган була.
Егеттән газның гомуммассасы 75 литр булган, пропан һәм кислород белән тутырылган ике баллон табылган. Тикшерү барышында, егетнең шул баллоннар ярдәмендә мәчет дивары янында шартлау оештырырга теләгәне билгеле булган. Тоткарланучыга карата Рәсәй федерациясе Җинаять Кодексының 30 һәм 205 статьялары буенча (террористик акт кылырга омтылу )җинаять эше кузгатылган.
«Московский комсомолец» ачыклавынча, 20 яшьлек егет «Перрой» эретеп ябыштыру оешмасы хезмәткәре. Ул якшәмбе көнне, 27 ноябрьдә 21.30 вакытта полиция һәм Куркынычсызлык федераль хезмәте вәкилләре тарафыннан тоткарланган. Гаепләнүче пропан белән тутырылган 50 литрлы һәм кислород белән тутырылган 25 литрлы баллонны Калининградтагы Мәскәү районының Дзержинский урамындагы төзелеп килүче мәчет территориясендә шартлатырга теләгән була.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры