51 инвалид-укучыга тиешле компьютер җайланмалары тапшырылды
Чаллы шәһәрендә быелгы елда өйдән торып укучы һәм мәктәпкә бару мөмкинлеге булмаган балалар өчен яңа проект тормышка ашырыла. Хәзер алар дистанцион рәвештә, өйдән чыкмыйча гына да укый ала, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.
Шәһәргә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында яңа җайланмалар кайтарылган: компьютер, сканер, планшет, веб-камера, фотоаппарат, диск белән китаплар. Мондый комплектларны 51 инвалид-укучы алган. Киләчәктә бу балалар «Белем бирү технологиясе» Мәгариф үзәгенең «I-мәктәбе»ндә белем ала алачак.
Мондый укытуның төп өстенлеге шунда — аның нигезендә төрле курслар, дәресләр һәм өстәмә шөгыльләр дә каралган. Мисал өчен, сәнгать мәктәбе. Моның өчен хәзерге вакытта Мәскәүдән логин һәм парольләрнең кайтуын көтәләр. Алар буенча инвалид балалар төрле курсларга языла алачак.
Хәзерге вакытта балалар укытучылары белән электрон почта яисә скайп аша аралаша, биремнәр ала һәм аларны үтиләр, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры