23 ноябрьдә Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Лениногорск имамнары җыелышы узды. Җыелышта мөфти урынбасары Габдулла хәзрәт Әдъгәмов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин (Бөгелмә), Исмәгыйль хәзрәт Сингәтуллин (Лениногорск), дүрт районнан кырыклап имам, Эчке эшләр министрлыгы, Куркынычсызлык федераль хезмәте хезмәткәрләре, Бөгелмә районы башлыгы урынбасары катнашты, дип хәбәр итә info-islam.ru хәбәрчесенә Хәбир Ханов.
Җыелыш барышында илдәге сайлаулардан башлап, мәхәлләнең көнкүреш проблемаларына кадәр булган күп сораулар күтәрелде. Нигездә, мәчетләрне газ белән тәэмин итү, имамнарның хезмәт хакы, район һәм республикада Коръән бәйгеләре үткәрү, мәчетләрдә көчле базадагы дини китапханәләр ачу турында сүз барды. Чара азагында барлык катнашучылар «Тантана» ресторанына чакырылды. Биредә кунаклар өчен җирле эшмәкәрләр тарафыннан корбан ашы әзерләнгән иде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.