Капкынга ничек эләкмәскә һәм Татарстанда кемнән сакланырга? Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы әнә шул хакта сөйләячәк
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген 14.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында финанс пирамидалары һәм коррупциягә каршы эшчәнлек проблемаларына багышланган матбугат конференциясе уза.
Әле күптән түгел Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору буенча оператив-эзләү часте хезмәткәрләре «Tycoon International Trading Ltd» (Кытай) инвестиция компаниясе эшчәнлегенә чик куйды. Тикшерү версиясе буенча, компания, пирамида принцибы буенча эш итеп, йөзләгән гражданны үз кармагына эләктергән. Бу гражданнарның үзләренең финанс хәлләрен тиз һәм җиңел генә яхшырту хакына тәвәккәл адымга барган бердәнбер очрак түгел.
Ни өчен халык, бер тапкыр төп башына утырып калуга да карамстан, тагын төрле компанияләр белән шикле мөнәсәбәтләргә керә? Финанс пирамидаларын оештыручыларга карата закон ни дәрәҗәдә кырыс? Матбугат конференциясендә сүз әнә шул хакта барачак.
Агентлык гаммәви мәгълүмат чараларын матбугат конференциясендә катнашырга чакыра.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.