Мөселманнар һәм яһүдләр Нью-Джерси һәм Нью-Йорк шәһәрләре ярлыларын ашату фикерендә берләште, дип OnIslam. га сылтама белән Ансар.ру хәбәр итә.
«Һәрбер яһүд һәм һәрбер мөселман мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш», — ди New Brunswick Patch дагы өземтәдә этникара бер-береңне аңлау Ассоциациясеннән Уолтер Руби.
Проект үткән якшәмбедә чыгарылган, иганәчеләре булып Мөселманнар ачлыкка каршы оешмасы санала. «Шалом-Салям» Руджерс университеты һәм этникара бер-береңне аңлау Ассоциациясе башлап җибәрү белән оештырылган.
Мөселманнар һәм яһүдләр ядәмчел мөхиттә Нью-Джерси һәм Нью-Йоркның йортсыз халкы өчен 350 өлеш ризык әзерләгән. Мөселманнар ачлыкка каршы проектына нигез салучы Зәмир Хәссән сүзләренчә, 100 тәлинкәне Бэскинг-Ридж приютына алып барганнар, тагын 150сен Манхэттен урамнарында өләшкәннәр.
Чара барышында мөселманнар һәм яһүдләр, диннәр арасында булган киеренкелекккә карамастан, матур гына аралашып, бердәм эш иткән.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры