2011 елның 24-27 ноябрендә Мәскәүдә Татарстан җөмһүрияте Көннәре үтәчәк. Быелның март аенда Татарстан белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды. Мәскәүдә Татарстан Көннәре әлеге программаны тормышка ашыру чараларыннан булачак.
Татарстан Көннәре кысаларында мәскәүлеләрне күңелле мәдәни программа көтә.
Мәскәү халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать эшлеклеләре һәм осталары катнашында гала-концерт үтәчәк. Анда Татарстан Дәүләт симфония оркестры артистлары катнаша. Әлеге зал бинасында төрледән-төрле күргәзмәләр күрсәтеләчәк, шулай ук иҗади берләшмәләр очрашуы узачак. Бию һәм җыр ансамбле башкала халкына Мәскәү мәдәни фольклор үзәгендә үзенең концерт программасын тәкъдим итәчәк. Үзенең спектакльләре белән Г. Камал исемендәге Театр һәм Качалов исемендәге драма театры килүе көтелә. Шулай ук, мәскәү мәктәпләре укытучылары, Татарстан һәм Мәскәү язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу булачак. Авыл хуҗалыгы азык-төлеге күргәзмәсе дә оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан мәдәнияты Министрлыгының матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры