Бүген, ягъни 23 ноябрь көнне РИУның актлар залында Бөтендөнья Ислам Лигасының Коръән хафизлар әзерләү Халыкара оешмасы генераль сәркатибе доктор Абдуллаһ ибн Али Басфарга РИУның хөрмәтле докторы исемен бирү тантанасы булды. Шейхка университет ректорыннан диплом һәм университет эмблемасы белән махсус мантия тапшырылды. Аның башкалабызда булуы Казанда VIII Халыкара Коръән хафизлар бәйгесе үтү белән бәйле.
Доктор Абдуллаһ ибн Али Басфар 1962 елның 14 аперелндә Җиддә шәһәрендә туып, «Фәләх» Коръән хафизлар мәктәбен тәмамлаган. 1985 елда аңа Абдуль Азиз (Җиддә) короле Университетында ислам диненә кереш бакалавры, ә 1991 елда Умм аль-Кура (Мәккә) университетының хокук белеме факультетында хокук фәннәре магистры, 1998 елда шул ук университетта ислам хокукы буенча ислам фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә.
Шейх үзенең чыгышын Аллаһны мактау һәм пәйгамбәребезгә хәмед сәнәләр әйтеп башлады, университет ректоры Рафыйкъ Мөхәммәтшинга һәм университет хезмәткәрләренә үзен олылап каршы алулары өчен рәхмәтен белдерде. Озак вакытлар РИУда Коръән хафизлар Үзәге эшләп килүенә һәм биредә 30лап хафиз әзерләп чыгарылуына чиксез шат булуын әйтте.
Шулай ук шейх: «Татарстандагы иң мөһим бер момент бар: ул мөселманнар белән мөселман булмаганнарның тату мөгамәләдә яшәүләре. Бу исә башка илләр өчен дә үрнәк булып тора», - диде. Ул ата-бабалардан калган йолаларны тиешле үтәп баручы, динебез үсешендә зур роль уйнаучы татар милләтенә соклануын белдерде. Чара азагында шейх университетка Изге Коръән китабы бүләк итте.
Соңрак Абдуллаһ ибн Али Басфар РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашында журналистлар белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде.
Коръән хафизлар Үзәгенең киләчәге турындагы сүз барышында, шейх хәзер Рәфыйк Мөхәммәтшин белән факультет ачу һәм махсус аерым бина төзү хакында сөйләшүләр баруын билгеләп үтте.


Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры