Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 ноябрь көнне Ульяновский шәһәрендә «Ислам яшьләре Рәсәй киләчәге өчен» дип аталган беренче өлкәара мөселман яшьләре форумы үтте. Форумда Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре — яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов, белем бирү бүлеге белгече Айдар Карибуллин катнашты. «ММЧлары аша җәмгыятькә үтеп кергән ялгыш стереотиплар», «Исламда мәзһәбләр», «Яшьләрдә мөселман әхлагын тәрбияләү» дигән темаларга докладлар тыңланды. Айнур Солтанов: «Мондый форумнар үтүе бик тә мөһим. Рәсәй сәясәтенә диннең кайта баруы авыр процесс. Монда җәмгыятьнең барлык катламнары — ил, дини һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, галимнәр һәм яшьләр катнашырга тиеш. Яшьләргә ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү дә мөһим һәм Ульяновскийда мондый форумның үтүе илнең ислам җәмгыяте каршында торган максатларына ирешүдә зур адым булды», — дип билгеләп үтте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.