28-29 ноябрьдә Казанда «Студент яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруның заманча тенденцияләре» дигән фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Үткәрелү мәйданнары булып, «Казан» Милли Мәдәни Үзәге һәм шәһәрнең белем бирү оешмалары тора.
Яшьләрнең психоактив матдәләр белән мавыгу проблемасы турында укытучылар, югары уку, урта белем бирү йортлары психологлары сөйләшәчәк, әлеге юнәлеш буенча тәҗрибәләр уртаклашачак, профилактика чараларын эзләячәк.
Моннан тыш, конференциядә министрлык, идарә, хокук саклау органнары, федераль фәнни-белем бирү үзәкләреннән чакырылган белгечләр катнашачак.
Пленар утырыш һәм секцияләр буенча эш 28 ноябрьдә «Казан» Милли Мәдәни Үзәктә уза.Икенче көнгә Казанның югары уку, урта белем бирү йортларында мастер-класслар үтә.
Конференциянең оештыручылары — шәһәрнең әфьюнга каршы комисссиясе, Татарстан югары уку йортлары ректорлары, урта белем бирү йортлары директорлары ярдәмендә яшьләр һәм балалар эшләре Башкарма Комитеты үткәрә.
Искә төшерик, конференция Казанда 2011-2015 елларда халыкның наркоманиягә каршы профилактика максатчан программасы кысаларында үтәчәк, дип хәбәр итә kzn.ru.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры