Самара өлкәсендәге «Услада» кондитер комбинаты хәләл азык-төлек җитештерә башлыячак. Татарстанның «Хәләл» стандарты Комитеты белгечләре комбинатты булдылар инде. «Хәләл» маркасында чыгучы ризыктагы кушылмалар ислам кануннарына һәм «Хәләл» халыкара стандартларга каршы килми. «Услада» җитәкчелеге Комитет рәисе Динар Садыйковтан Таныклама алган инде.
Комбинатның хәләл азык-төлеген рәсәй кулланучыларыннан тыш, Үзәк-Азиат республикалары да татып караячак.
«Услада» кондитер комбинаты оешмасы сайтында күрсәтелгәнчә, комбинат «Самара борылышы» милли паркы янында — шәһәрнең Жигулевс таулары чылбыры уртасында, нәкъ Идел елгасы ярында урнашкан. Кечкенә һәм уңайлы Жигулевс чиста һава һәм идел легендалары рухы белән сугарылган. Кондитер остасы булып эшләү монда бик җиңел булуы гаҗәп түгел, чөнки биредә табигать үзе һәм бу урыннарның тарихы искиткеч тәм-томнар пешерүгә илһамландырып тора. Һәрбер ризыкта алар кечкенә генә сер яшерергә тырыша. Авыз итеп караучыларны да бу таң калдырачак. Хәзер исә кондитер комбинаты кулланучыларга хәләл булган тәм-томның серләрен ача.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.