Ял көннәрендә Татарстан диния нәзарәте ислам мәдәниятын, фәнен, белем бирүен күтәрү Фонды, «Фактор Будущего» яшьләр инициативын хуплау Иҗтимагый фонды ярдәмендә беренче тапкыр «Яшьләр күзлегеннән Ислам» дип аталган ислам гарффитисы фестивале үтте.
Чарада Татарстан мөфтие Илдус Фәизов, Татарстан җөмһүрияте Илбашының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү Идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, Диния нәзарәтенең укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов катнашты.
«Яшьләр күзлегеннән Ислам» фестиваленең җиңүчеләре билгеләнде. «Бахр» («Диңгез») композициясе өчен 3 урынга Гүзәл Гарипова, 2 урын Чаллыдан килүче командага: Илмир Мөхәммәтов, Айрат Садыйков һәм Илсур Әхмәтшинга бирелде, ә икенче урынга Казанлылар: Игорь Афанасьев, ЛилДи лаек булды. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләргә ия булды, ә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән, граффити ясаучы рәссамның төп «корал»ы — буяу бүләк ителде.
Бүләкләүдән соң, үз чыгышында Татарстан мөфтие: «Бәйгедә катнашучылар Аллаһ яралткан матурлыкны үзләренең хезмәтләрендә күрсәттеләр... Аллаһ боерса Диния нәзарәте киләчәктә дә мондый фестивальләр үткәреп торыр дип өметләнәм», - диде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.