SalamWorld глобаль мөселман социаль челтәр сайтының ачылачагын 2012 елның язына планлаштыралар. Моның хакында Мәскәүдә узган VII Мөселман форумында билгеле булды.
SalamNews мәскәү хәбәрчесенең әйтүенчә, SalamWorld белән Рәсәй мөфтиләр Советының хезмәттәшлек итүе хакындагы килешүгә кул куелу тантанасы Мәскәүдә VII Мөселман форумы кысаларында үтте.
Хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә SalamWorldның баш мөхәррире, Коръәнне тәрҗемә иткән, философия фәннәре докторы Эльмир Кулиев һәм СМР рәисе, мөфти шейх Равил Гайнетдин кул куйды.
Эльмир Кулиев сүзләренчә, SalamWorld киләчәк буынның социаль челтәре. Үзенең уникаль архитектурасы һәм мөмкинлекләре ярдәмендә мөселман галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләренә яңадан-яңа мәгълүмат технологияләре кулланып, дөньяга исламның өстенлекләрен һәм мөселман дөньясының мөмкинлекләрен күрсәтергә булышачак.
Үз чиратында, мөфти шейх Равил Гайнетдин «хәләл» интернет-мәйданыны барлыкка килүнең мөһмлеген ассызыклады. Аның ярдәмендә авторитетлы мөселман эшлеклеләре һәм калган мөселманнар арасында элемтә урнашачак.
SalamWorld — ул халыкара проект. Аның уйлап табучылары Төркия, Казахстан, Германия, Мисыр, Рәсәй һәм башка илләрнең мөселманнары.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.