Кичә Рәсәй ислам университетының кызлар тулай торагында күңелле һәм файдалы мәҗлес үтте.
Тулай торакта яшәүче барлык факультет һәм курс кызлары Корбан бәйрәменә багышланган тантаналы мәҗлескә җыелды. Корбан итеннән пешерелгән тәмле пылау ашаудан тыш, кызлар «Изге хатын — кыйммәтле хәзинә, бу дөньяның яхшылыгы» дигән темагага лекция тыңлады.
Тренинг мисалында үткән лекция психолог, шәхесне үстерә торган тренингларны алып баручы Гүзәл Хаҗитарханова тарафыннан оештырылган иде. Гүзәл Юлдашевна үзе дә РИУның ислам фәннәре факультетының кичке бүлегендә белем ала.
РИУда мондый очрашулар атна саен үтә икән. Алар инде «Исламда мөселман хатын-кызларның бер-берсенә мөнәсәбәте», «Безнең әти-әниләребезгә мөнәсәбәтебез», «Хиҗәб — мөселман хатын-кызының киеме», «Гайбәт һәм яла ягу» дигән темаларга сөйләшүләр үткәргән.
Мәҗлес барышында октябрь аенада барган «Иң яхшы бүлмә» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Мондый бәйге тулай торакта ай саен үтә. Ай дәвамында кызлар бүлмәләрендәге һәм гомум урыннардагы тәртиптә ярыша.
Бәйгене башлап җибәрүче Сабира ханым Тарасевич әйтүенчә, әлеге бәйге кызлар бүлмәләрен иң күркәм халәттә тотарга өйрәнсен өчен үтә, ә бу исә аларга киләчәк гаилә тормышларында бик тә кирәк булачак. «Без — мөселманнар изге эшләрдә ярышырга тиеш», — ди Сабира ханым.
Бәйгедә җиңүче бүлмәләрнең хуҗабикәләре кыйммәтле бүләкләргә лаек булды, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры