Киләсе ел кәбисә ел булачак.
2012 елда татарстанлылар 121 көн ял итәчәк. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2012 елга производство календаре эшләде.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы ТР Законы нигезендә, түбәндәге көннәр бәйрәм көннәре булып санала:
1, 2, 3, 4 һәм 5 гыйнвар — Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме;
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне;
8 март — Халыкара хатын-кызлар көне;
1 май — Яз һәм хезмәт бәйрәме;
9 май — Җиңү көне;
12 июнь — Россия көне;
30 август — Татарстан Республикасы көне;
14 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне;
6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне;
19 август — Ураза бәйрәме;
25 октябрь — Корбан бәйрәме.
Ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәре туры килгәндә ял көне бәйрәм көненнән соңгы эш көненә күчерелә.
2012 елда барлыгы 245 эш, 121 бәйрәм һәм ял көне булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.