2011 ел җөмһүриятебездә Тукай Елы дип игълан ителгән иде. Илдә бөек татар шагыйренең дөньяга килүенә 125 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары үтә.
27 октябрь көнне Милли музейда «Я устремляюсь в вечность…» — «Ашкынамын… мәңгелеккә…» дигән күргәзмә ачылды. Биредә Тукайның язганнары, фотосүрәтләре, мемориаль әйберләр күрсәтелә. Шагыйрь иҗатында халык рухы яши, ә бу исә аның иҗаты милләтебез мәдәниятының үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән тыгыз бәйләнгән дигән сүз.
«Ашкынамын… мәңгелеккә…» күргәзмәсе кысаларында Милли музейда «Тукай балаларга» дигән укулар булачак. Балалар төрле кызыклы уеннар ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша ала. Дәресләр сабыйларда милләтебез мәдәниятына кызыксыну, мәдәни-тарихи мираска хөрмәт уяту, кечкенәдән милләтнең гореф-гадәтләрен саклый белергә өйрәтү максатыннан оештырыла.
Катнашучыларны «Ашкынамын… мәңгелеккә…» күргәзмәсендә кызыклы экскурсия, Г. Тукай әкиятләренә нигезләнеп куелган театрлар, слайд-шоу, викторина, китапларга кыстыргыч ясауда мастер-класслар, шагыйрь әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар көтә.
Дәресләргә гаризалар белән, 1-6 сыйныф балалары чакырыла.
Белешмәләр өчен телефон: 292-89-84; 292-69-04.
Татарстан мәдәният Министрлыгының матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры