Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елның 10 ноябрендә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Арча шәһәре җәмигъ мәчетендә Арча һәм Әтнә районнарының имамнары һәм укытучылары катнашында узган җыелышта катнашты. Әлеге җыелышта Илдус хәзрәт мөселман өммәте һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлеккә багышланган доклад белән чыгыш ясады. Соңрак ул катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Мәчет каршындагы дин дәресләрен алып баручы остазлар Илдус хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерде һәм үрнәк ачык дәрес күрсәтте.
Үткәрелгән чарада ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе рәисе Марат Гатин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Әтнә, Арча һәм Саба раойоннары мөхтәсибләре дә катнашты.
Җыелыш кысаларында Илдус хәзрәт Фәйзов Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Нәиров белән дә очрашты.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.