«Ак Барс» сакчысы Илья Никулин -җыелма команда капитаны
Бүген Россия җыелма командасы өчен Еврохоккейтурның беренче этабы- «Карьяла Кубогы» ярышлары башлана. Хельсинкида Финляндия җыелма командасы белән узачак матч яңа баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән коллективның халыкара аренадагы тәүге сынавы булачак. Матчның турыдан- туры трансляциясе «Россия 2» каналыннан 20 сәгать 25 минутта башлана.
Бу юлы ил җыелма командасының капитаны итеп «Ак Барс» сакчысы Илья Никулин сайланган. Россия хоккей федерациясенең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, команда җыелышында капитан ассистентлары итеп тагын бер «барс» һөҗүмче Алексей Терещенко һәм «Салават Юлаев» уенчысы Александр Радулов билгеләнгән. Бу турнирда Россия җыелмасы данын шулай ук «Ак Барс»тан Кирилл Петров, Константин Корнеев һәм Евгений Медведев яклаячак.
Евротурның үзләрендә уза торган этабында финнар көчле составта катнашачак. Суоми командасының нигезен бүгенге көндә Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы уенчылар тәшкил итәчәк.
«Карьяла Кубогы» ярышлары 13 ноябрьгә кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.