Татарстан Илбашы Рөстәм Миңнехановның Рәсәй балалар фонды җитәкчесе, балалар фонды Халыкара ассоциациясе башлыгы, Рәсәй фәннәр академиясе академигы, язучы Альберт Лиханов белән очрашуы кичә булды. Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган очрашуда Илбашының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстанның фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина, Татарстанның халык артисты Салават Фатхетдинов бар иде.
Очрашу башында Альбер Лиханов Казанның, ә беренче чиратта тарихи үзәкнең матурлыгына мөкиббән калуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов язучыга, җөмһүриятебез җитәкчеләре бүген тарихи үзәкне саклауда зур тырышлык куя, дип хәбәр итте.
Шулай ук сөйләшү вакытында балалар проблемаларына кагылган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү турында сүз барды. Нигездә, сүз күп балалы гаиләләргә ярдәм итү турында барды, дип хәбәр итә Татарстан Илбашының матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры