Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың ике төбәгенә — Теләче һәм Әтнә муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кыла.
Теләче авылында парламент башлыгы гаилә фермаларын үстерү буенча программада катнашучы крестян-фермер хуҗалыкларын караячак, ветераннарга һәм фронтовикларның тол калган хатыннарына яңа фатирлардан ачкычлар тапшырачак.
Олы Әтнә район үзәгендә Фәрит Мөхәммәтшин спорт комплексы һәм «Бәләкәч» программасы буенча төзекләндерелгән балалар бакчасы белән танышачак. Шулай ук район активы белән очрашачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.