Суганның килосы уртача 12 сум 79 тиеннән, кәбестә — 7 сум 48 тиеннән, кишер — 15 сум 35 тиеннән, бәрәңге уртача 9 сум 69 тиеннән сатыла
Яшелчә арзаная, сырлар һәм майлар кыйммәтләнә. Соңгы бер атнада Казанның сәүдә нокталарындагы төп бәяләр үзгәрешен кыскача әнә шулай сурәтләп була.
Аерым алганда, узган атнада суган -5,4 процентка, кәбестә белән кишер — 3,2-3,6 процентка, бәрәңге — 0,4 процентка очсызланды. Суганның килосы уртача 12 сум 79 тиеннән, кәбестә — 7 сум 48 тиеннән, кишер — 15 сум 35 тиеннән, бәрәңге уртача 9 сум 69 тиеннән сатыла.
Башка төр туклану продуктлары арасында кимү ягына иң зур бәяләр үзгәреше тары ярмасында күзәтелгән. Аның бәясе уртача 17,2 процентка төшеп, килосы 27 сум 74 тиеннән тәкъдим ителгән. Арзанайган продуктлар арасында шулай ук шикәр комы (3,8 процент), карабодай ярмасы (якынча 3 процентка), бодай оны, токмач (1,2-1,6 процент), сөт һәм дөге ярмасы (0,4-0,7 процентка) бар. Шикәр комының килограммы, мәсәлән, хәзер уртача 27 сум 84 тиеннән, карабодай ярмасы — 54 сум 32 тиеннән, бодай оны — 17 сум 49 тиеннән тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта каты сырлар, йомырка, атланмай һәм көнбагыш мае кыйммәтләнгән. Сырларның килосы уртача 230 сум, атланмай — 196 сум 50 тиен, көнбагыш маеның литры — 69 сум 73 тиен тора, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.