6 ноябрьдә Бөгелмә районы һәм шәһәре мәчетләре каршында мөселман бәйрәме — Корбан гаете билгеләп үтелде. Әлеге чарада район буйлап 2000 кеше катнашты. Үзәк мәчеткә генә дә Корбан гаете көнне 900 кеше килгән иде.
Бәйрәмне оештыру, ике телдә вәгазь сөйләү, хайван чалу, сату иң югары дәрәҗәдә әзерләнгән булып чыкты.
Бәйрәмгә шулай ук Бөгелмә районы һәм шәһәре башлыгы Ильдус Касыймов килде. Ул барысын да ихластан гает белән тәбрикләде.
Соңрак корбан чалу башланып китте. Үзәк мәчеттә генә дә 100 бәрән чалынды.
Бәйрәмнән соң мәчет ишегалдында төшке аш оештырылды. Бирегә килүчеләр тәм-томнар авыз итү бәхетенә иреште, дип хәбәр итә info-islam.ru хәбәрчесенә Хәбир Ханов.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.