Кичә, 7 ноябрьдә булып узган мәхкәмә утырышыннан соң, дөньякүләм танылган музыкант Майкл Джексонның шәхси табибы Конрад Мюррейга «алдан уйлап эшләнмәгән үлемдә гаепле» дигән карар чыгарылды һәм ул суд залында ук кулга алынды. Поп-корольнең соңгы көннәренә кадәр янында булган табиб Конрад хәзерге вакытта 29 ноябрьдә узачак соңгы судны төрмәдә көтеп үткәрәчәк. Инде аны төрмәдән акча түләп тә (залог) чыгармаячаклар.
Табибка мондый карар Лос-Анжелеста кичә суд залында чыгарылды. Судта рәислек кылган Майкл Пастор әлеге утырыш хакында: «Мондый карар бертавыштан кабул ителде һәм аңа шикаять белдерү мөмкин түгел», — дигән.
Бу эшне карау Лос-Анжелес округының Югары судында 6 айдан да артык дәвам иткән. 12 утырышчыдан торган коллегия бердәм рәвештә табиб гаепле дигән нәтиҗәгә килгән. Хәзер исә доктор Конрад Мюррейны 4 ел төрмә көтә. Моннан тыш, аның табиблык кылу лицензиясе дә алыначак.
Язма «Яндекс.ру»дагы хәбәрләргә нигезләнеп эшләнде

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.