5 ноябрь Гарәфәт көнендә Татарстандагы Тукай районының Иректан авылында тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Авылдашларның шатлыгын уртаклашып, бик күп кунаклар — Тукай районы имам-хытыйбы, район идарәсе вәкиле килгән иде. Биредә бу көнне бүләкләр өләшенде, котлау сүзләре яңгырады. Яңа мәчет тумышлары белән бу авылдан булган яшь эшмәкәрләр, авыл кешеләре тырышлыгы белән аякка бастырылды. Әйтеп китү кирәк:: бу авылның барлыкка килүенә ни бары 83 ел. Шул рәвешле, авыл тарихында бу беренче мәчет һәм имамы мөфти тарафыннан билгеләнгән беренче имам. Күрүебезчә, Корбан бәйрәме алдыннан иректанлылар кыйммәтле бүләккә ия булды. Тантанага килүчеләр мәчет бинасы төзелүнең хәерле гамәл булуын һәм аңа килүчеләрнең артканнан арта баруын теләп калды, дип хәбәр итә muslem.ru.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры