Котлау түбәндәгечә яңгырый:
"Кадерле дин кардәшләребез Татарстанның мөселман яшьләре берлеге сезне чын йөрәктән якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән тәбрик итә. Мөселман яшьләре җәмгыяте Татарстанның үсеп килүче буында ислам диненең иң яхшы гореф-гадәтләрен саклап һәм үстереп, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләр урнашуга ярдәм итә, милләтебезне рухи камиллеккә өнди, динле кешеләрнең үзара бердәмлеген ныгыта.
Барлык диннәргә тигез караш тарафдарлары буларак, республикабыз мөселманнары Татарстан халкының гасырлар буе тупланган бай мирасын яңарту һәм баету, төрле дин вәкилләре һәм гражданнар арасында дуслык-татулыкны ныгыту юнәлешендә хезмәтләрен киләчәктә дә дәвам итәрләр дип ышанабыз. Яшьлек һәрвакыт яңалык һәм заман белән бергә атлый. Без яшь һәм фикерле, димәк нәтиҗәседә дәвамлы.
Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһ Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын. Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен. Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен. Корбан гаете мөбәрәк булсын", - дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.