«Татар-информ» хәбәр итүенчә, якындагы көннәрдә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының нык үзгәрүе көтелә.
3 ноябрьдә төньяк циклонның җылы секторы йогынтысы нәтиҗәсендә аномаль җылы һава саклана. Урыны белән яңгыр көтелә, төнлә температура 0-5 градус җылы, көндез 4-9 градус.
4 ноябрьдә республикада көннәр салкынаячак, карлы яңгыр явуы, 15-18 м/с тизлектәге җил көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Температура төнлә һәм иртән 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын, көн дәвамында кичкә температура 0-5 градус салкын тәшкил итәчәк. Көндез юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
5 ноябрьдә температура 5-10 градус салкын булачак. Якынча фаразлауларга караганда, 6-7 ноябрьдә республикада явым-төшемсез салкын көннәр көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры