Шул рәвешле, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театры яңа буын талантлар җыя
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген 16.00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрында (Гладилов ур., 49) татар җыры һәм инструменталь музыка буенча мәшһүр композитор Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач-2011» дип аталган VI Төбәкара ачык фестиваль-конкурс башлана.
Быел фестиваль С.Садыйкованың тууына 105 ел тулуга багышлап, 7-10, 11-14 һәм 15-17 яшьлекләр арасында төркемләп үткәрелә. «Калфаклы сандугач-2011»дә Казан һәм Татарстан районнары, Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Мәскәү каласыннан 6 дистәләп музыкант һәм җырчы катнаша. Җиңүчеләр исә 3 номинация буенча сайлап алына: солистлар (вокал, инструментта башкаручы), вокаль ансамбльләр (дуэт, трио һ.б.), инструменталь ансамбльләр (дуэтлар, триолар; квартетлар, квинтетлар, катнаш). Башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте дә үзеннән бүләк әзерли. Яшьләрнең сәләтен Казан консерваториясе профессорлары Зилә Сөнгатуллина, Земфира Сәйдәшева, Марат Әхмәтов, КФУның Филология һәм сәнгать институты доценты Миңгол Галиев, шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче Ренат Харисов, баянчы Кирам Сатиев — җыр һәм музыка сәнгате дөньясында танылган дистәләп шәхес бәяли.
Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач-2011» VI Төбәкара ачык фестиваль-конкурсны Казанның Киров районындагы 4 нче татар гимназиясе оештырган. Нигез салынганнан бирле, гимназия 24 нче балалар музыка мәктәбе белән хезмәттәшлектә тора, яшь талантлар үстерә: гимназия балаларының яртысыннан артыгы шунда музыкаль белем ала. Укытучылар ул мәктәп балаларын, Сара Садыйкова музыкасында үскән буын ул, дип атый.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры