Атналык кысаларында лиганың Ачык президиумы оештырылып, Студентлар лигасының 15 еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалыр һәм киләчәккә стратегик үсеш планнары билгеләнер дип көтелә
Казанда 14-18 ноябрь көннәрендә Студентлар бердәмлеге атналыгы узачак. Ул ТР Студентлар лигасының 15 еллыгына багышлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.
Атналык кысаларында лиганың Ачык президиумы оештырылып, Студентлар лигасының 15 еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалыр һәм киләчәккә стратегик үсеш планнары билгеләнер дип көтелә. Әлеге чарада президиум әгъзалары, партнер оешмаларның, министрлык-ведомстволарның җитәкчеләре, лиганың лидерлары — Марат Бариев, Андрей Кондратьев, Игорь Савельев, Ариф Межведилов, Виктория Черкесова һәм башкалар катнашыр дип көтелә.
Шулай ук Республика яшьләр форумы кысаларында Идел буе федераль округының студентлар үзидарәсе лидерлары форумы узачак. Җыен барышында Идел буе федераль округы студентлары конгрессына әзерлек турында фикерләшү көтелә.
Студентлар бердәмлеге атналыгы вакытында ТР Студентлар лигасы турында җырлар конкурсы һәм «Объектив лига» фотоконкурсына йомгак ясалачак.
Шулай ук лиганың 2011 елдагы эшчәнлегенә дә нәтиҗә чыгарылачак. Быел Студентлар лигасы Универсиада авылында яшәүгә дәгъва итүчеләр арасында бәйге, актив студентлар арасында транспортта бушлай йөрү мөмкинлеге бирә грантлар бәйгесе, Н.Лобачевский исемендәге премия алу өчен, фәнни эшләр бәйгесен һәм башка чараларны уздырган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры